Кагыйдә бозмаган кешегә ЮХИДИ куркыныч түгел

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Район газетасы сайтына аноним  хат килде. Ул кичке һәм төнге вакытта “Магнит” кибете һәм “Медея” салоны янында юл-патруль хезмәте торудан үзенең борчылуын белдерә.

“Сезгә бу юл хәрәкәте куркынычсызлыгы күзлегеннән хата кебек тоелмыймы? Анда юл чаты, “Магнит” һәм “Медея” тукталышларыннан кузгалып китү урыны, җәяүлеләр аркылы чыгу юлы, тимер юл аркылы чыгу урыны, ә юл хезмәте бөтен бу “ботка” эчендә басып тора. Транспорт йөртүчеләр болай да биредә аерым саклык белән йөриләр. Ә инде ЮХИДИ хезмәткәрләренең яктылык кайтара торган формаларын күргәч, тынгысызлана башлыйлар, аеруча яңа гына машина йөртергә өйрәнүчеләр. Юл тар булуы сәбәпле, юл кырыенда автомобильләр тукталуы тыгынлык китереп тудыра, бу авариягә яки кемне дә булса таптатуга сәбәп булырга мөмкин”, - дип яза автор.

Хат Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция майоры Эдуард Фәйзрахмановка юнәлтелде һәм хатка мондый җавап алынды:

“Нәкъ менә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында пик сәгатьләрендә югары авариялелек куркынычы булган участокларда ЮХИДИ экипажы тора. Бу юл-транспорт вакыйгаларын кисәтү максатында эшләнә, чөнки ЮХИДИ хезмәткәрләренең басып торуы йөртүчеләрне тәртипкә чакыра да инде. Кышкы чорны һәм тәүлекнең караңгы вакытын исәпкә алып, аерым игътибар җайга салынмаган аркылы чыгу урыннарында йөртүчеләр һәм транспорт чаралары хәрәкәтенә бирелә. 2014 елда гына да Ютазы районында өч тапкыр җәяүле таптатылды, шуларның икесе – җәяүлеләрнең үзләре гаебе белән. Ярый әле, бәхеткә беркем дә һәлак булмады. Шулай ук хезмәтен алып баручы ЮХИДИ инспекторының автомобильче өчен дошман булмавына басыйм ясыйсым килә, нинди дә булса вакыйга килеп чыкса, нәкъ мена аңа мөрәҗәгать итәләр. Әгәр сез юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмасагыз, борчылырга һәм куркырга кирәкми. Нинди дә булса сораулар килеп туганда, мин һәрвакыт аралашырга әзер. Сез Урыссу бистәсе, Ютазы тыкрыгы, 8 адресы буенча урнашкан ЮХИДИнең Ютазы бүлегенә килә һәм миңа үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә аласыз.” 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International