Югары осталык белэн

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Урыссу электр-механика заводы, мөгаен, районның иң яшь предприятиеседер. Шул ук ваытта ул үзен тулаем район сәнәгатенең тотрыклы үсеш алган бюджет барлыкка китерүче сигменты итеп танытты.

Завод директоры Илфир Нигъмәтҗанов сүзләре буенча, предприятие узган елда үзенең финанс-хуҗалык эшчәнлеген производство күләмнәрен арттыру белән тәмамлаган. 2014 елда 339 миллион сумлык продукция сатылган ( аннан элекке елда – 250 миллион сумлык). Табигый ки, күләм арттыру быел да күздә тотыла. Электр-механика заводының төп заказчыларына элеккечә “Челтәр компаниясе” акционерлык җәмгыяте (элекке Татэнерго) керә. Аның өлешенә барлык җитештерелгән продукциянең 90 процентка якыны туры килә. Калган ун процентны сату тендерларда катнашу аша томышка ашырыла – продукция сәүдә электрон мәйданчыкларына куела. Шуны исегезгә төшерәбез, электр-механика заводы комплектлы трансформатор подстанцияләре, шулай ук югары вольтлы һәм түбән вольтлы электр энергиясен тапшыру шкафлары җитештереп чыгара. Ил базарында көндәшлеккә чыдау җиңел түгел, дип ассызыклый завод директоры.

- Шундый ук предприятие һәр өлкә үзәгендә гамәлдә, - дип сөйли Нигъмәтҗанов. – Көндәшлеккә сәләтле булып калу өчен производство процессын камилләштерү, яңа технологияләр кертү, үз көндәшләреңнең казанышларын һәм яңалыкларын өйрәнү мәҗбүри. Бездә, мисал өчен, буяу сыйфаты белән аерым проблемалар килеп туды – ул күрсәтелгән критерийларга туры килмәде. Технологик хезмәт уздырган зур эш нәтиҗәсендә әлеге юнәлеш буенча рекламацияләр шактый кимеде. Без буяу линиясен киметтек, киптерү блогы куйдык. Производство технологиясен өйрәнгәндә, нинди металл файдаланырга, нинди материаллар, элмәкләр, бикләр кулланырга кирәк булуын игътибарга алабыз… Һәм боларның барысы да продукцияне җитештерүгә чыгымнарны киметүне исәпкә алып, продукция сыйфатын күтәрү максатында эшләнә.

Цехларда, туклану, чишенү бүлмәләрендә булганнан соң, биредә тулаем уңай микроклимат тудырылуына ышанасың. Заманча ветиляцион җайланмалар, җылыту җайланмалары, энергия ресурсларын нәтиҗәле файдалану буенча предприятие җитәкчелеге тарафыннан уздырылган чаралар күз алдында. Шулай да кадрлар китүе котылгысыз күренеш. Әмма бу эшчеләрнең уртача исемлеге санында чагылмый. Коллектвның төп нигезен Акбаш, Бәйрәкә авылларында яшәүчеләр тәшкил итә. Узган елда, әйтик, предприятие коллектвы 129 кешене тәшкил иткән (2013 елда – 116). Завод традицияләре турында сөйләргә иртәрәк әле, чөнки биредән лаеклы ялга беренче пенсионер – конструктор Илшат Канзафаров киткән, аны хөрмәтләп озатканнар. Шулай да заводның үз производство алдынгылары бар инде, аларның рәсемнәре мактау тактасына куелган. 2014 елда ел саен уздырыла торган район һөнәри осталык конкурсында “Иң яхшы электрчы” номинациясендә Урыссу электр-механика заводы эшчесе җиңүче була: туган предприятиесе стеналарында ул үз һөнәре осталары арасындагы югары накалга чыдый ала.

Перспективага бурычлар арасында предприятие директоры беренче чиратта комплектлагычлар җитештерүне арттыруны атый. Ягъни, эшләнмәләрнең күпчелек өлешен җитештерү үзебездә планлаштырыла.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International