Яңа елга яңа җиңүләр белән

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Инде күп еллар буена талантлы балалар өчен оештырыла торган “Сандугач сайрар илем” балалар иҗаты фестивалендә катнашу матур традициягә әйләнде.

Бүгенге бәйгеләрнең күп булуына да карамастан, әлеге “Рухият” рухи яңарыш фестивале үзенә бер атмосфера, барлык катнашучыларга һәм аларның укытучыларына карата хөрмәт һәм бик югары дәрәҗәдә оештырылу белән аерылып тора. Барлык номинацияләр дә, ә алар 20 гә якын, бик матур ял лагерында уза. Анда балаларга яшәү өчен бөтен шартлар да тудырылган, бушка кайнар аш, спорт уеннары программасы, һәм, әлбәттә, кичке дискәтүк оештырылган! Бу фестивальдә бер тапкыр катнашып караган балалар, анда һичшиксез тагын барасы килеп кайталар. Менә шуңа күрә дә инде без әлеге фестивальдә ел да катнашырга тырышабыз.

Агымдагы елда “Березка” азнакай сәламәтләндерү лагерында иң көчле тавышлы 89 кызлар һәм егетләр Татарстанның Көньяк-Көнчыгышының 18 шәһәр һәм районнарыннан “Татар халык һәм эстрада җырларын сольный башкару” номинациясендә призлы урыннар өчен көрәштеләр. Талантлы балаларны Татарстан Республикасының атказаган артисты Рөстәм Асаев рәислегендәге таләпчән жюри бәяләде. Һәм Урыссу музыка мәктәбе укучыларының чыгышын югары дәрәҗәдә бәяләргә була. “Халык җырларын башкару” номинациясендә Ютазы авылыннан йөзеннән елмаю китми торган Алинә Гаплиуллина икенче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды. Югары бәяләү – беренче дәрәҗәдәге лауреат исеме бертавыштан яңгыравыклы тавышлы Алия Хәсәншинага тапшырылды. Ул Зөлфирә Кобашева һәм Наилә Бадыкшина концертмейстерлары аккомпанементы астында “Ай, чичиха” рус халык җыры белән жюри рәисләренең күңелен яулады. Әлеге кызлар инде өченче ел рәттән укытучы Оксана Җәләева белән әзерләнәләр. Нәкъ менә әлеге бәйге өчен яраткан әбисе теккән костюм блән чыгыш ясаган Камилла Яркова да бу көнне барысын таң калдырды. Укытучысы Әлфия Батршина белән ул Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган җыр әзерләгән иделәр. Оксана Җәләева әзерләгән яз килүе турындагы матур, якты җырны  Алинә Лотфуллина башкарды. Әлеге кызлар икесе дә диплом белән бүләкләнделәр.

Алда яңа бәйгләр, фестивальләр! Ә бу янәдән күңелле очрашулар, якты эмоцияләр, ә кайвакыт борчылулар һәм күз яшьләре. Әмма һәр сәяхәт – ул тәҗрибә һәм яңа үрләргә тагын бер адым ясау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International