Дусларча аралашу режимында эшлекле сөйләшү

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Рөстәм Нуриев иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән чираттагы очрашуын уздырды.


Мондый традицион очрашулар район җитәкчелегенә гади халык арасында килеп чыккан көнүзәк проблемалар турында белү өчен кирәк. Иҗтимагый оешма, руханилык, интеллегенция җитәкчеләре кешеләр белән даими бәйләнештә булалар, төрле мәгълүматка ия һәм аларны турыдан-туры хакимияткә җиткерә алалар. Әйтик, узган очрашуларда тешләрне  түләүсез протезлау чираты хәрәкәте, поликлиникада регистратура эшен җайга салу, Муса Җәлил һәм Пушкин урамнары чатында җәяүлеләр йөри торган юлны тәртипкә китерү кебек проблемалар каралган иде. Бу сораулар район җитәкчелеге контролендә торачак. Ә менә соңгы түгәрәк өстәл артында булган очрашуда күзләргә операция ясауга квоталар белән катлаулыклар, районда  кондыз һәм байбаклар саны арту,  газ хезмәте янында юл инфраструктурасы булмау  кебек сораулар күтәрелде. Барлык иҗтимагый оешмалар вәкилләре  дә, хастаханә табибларыннан кешеләргә карата ихтирамлылык җитеп бетмәвен, ә ашыгыч ярдәм персоналының, гомумән,төгәлрәк итеп әйтсәк, “тупас”ларча мөнәсәбәте халыкны борчуга салуын билгеләп үтте.    Шундый ук мөнәсәбәт  Пенсия фонды хезмәткәрләренә дә хас. Район башлыгы әлеге хәлне контрольгә алды һәм андый кешеләрне ачыклау һәм аларга тәэсир итү мөһимлеген әйтеп узды.

         Очрашу барышында җәмәгатьчелек вәкилләре  районның алдагы елларга, ә бигрәк тә авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләренең  үсеш перспективасы  турындагы мәгълүматны ишеттеләр. Бүгенге көндә электрстанциясенең киләчәк язмышы хәл ителә, һәм бу беренче чиратта аны ничек тә булса саклап калуның төрле вариантлары карала.  Районның терлекчелек тармагы потенциалы арту, район үзәген төзекләндерүгә зур игътибар бирелү, элеккеге Октябрьская база территориясендә яңа производство  ачылу кебек яңалыкларга басым ясалды. Агымдагы елда районыбызда яңа балалар бакчасы, сәнгать мәктәбе ачылу,  Бәйрәкә мәктәбен ремонтлау һәм коррекцион мәктәп-интернатка капиталь ремонт уздыру,  карс күлләре янында агачлар утырту, Мемориаль комплексны реконструкцияләүне тәмамлау, Солнечный микрорайонында ветераннар программасы буенча төзелеп килүче күп фатирлы йортны кулланылышка тапшыру, флюорография узу белән бәйле булган сорауларны чишү кебек эшләрне уздыру күздә тотылуын да әйтеп китте район башлыгы. Шулай ук быел күп фатирлы йортлар төзүне, ишек алларын төзекләндерүне һәм урамнарны асфальтлауны дәвам итәчәкбез. Бүгенге көндә урамнарны кардан чистарту һәм карны җирлек территориясеннән читкә чыгаруга нык игътибар бирелә. Тиеш булмаган урыннарга чүп-чар ташлаучы кешеләргә карата да каты кисәтү чаралары күрү дәвам итә. Аларны ачыклауга тагы да көчлерәк булган видеокамералар урнаштырып  бу кешеләрне административ җаваплылыкка тарту эшен дә контрольдә тотачакбыз. Җирлек территориясендә чисталыкны сакламаган өчен гади халык кына түгел, урам себерүчеләр дә,  ТМШ  җитәкчеләре дә җавапка тартылачак. Планда шулай ук  күптән көтелгән Урыссу базары территориясен асфальтлау һәм анда чүп контейнерлары урнаштыру да бар. Түгәрәк өстәл артында очрашучылар соңгы халыкара вакыйгалар турында да сөйләшми кала алмадылар. Кешеләрнең милли һәм рухи хисләрендә уйнауга юл куелмаска тиешлек  белән алар барысы да килеште. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International