Температураның даими үзгәреп торуы сәбәпле урамда йөрерлек түгел, бозлавык!

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Температураның даими үзгәреп торуы сәбәпле урамда йөрерлек түгел, бозлавык! Һәркөн үзебезне куркыныч астына куябыз яисә синең өстеңә машина менү ихтималы да бар. Егылган очракта кул һәм аяк сөякләре сыну ихтималы була, башка зыян килергә мөмкин. Мондый бозлавык вакытларында ашыгыч ярдәм бүлегенә медицина ярдәме сорап 400 алып 1000 кешегә кадәр мөрәҗәгать итә. Мондый очраклар булмасын өчен юлларны караучы учреждениеләр һәрдаим юлларга ком сибеп торалар, кардан вакытында чистарталар. Бозлавык вакытында үз-үзеңә аеруча да ихтибарлы булу кирәк. Нәрсә эшләргә ярый һәм ярамый соң? 
Аяк киемен бозлавык вакытын исәпкә алып сайларга кирәк - биек үкчәле аяк кименнән баш тартырга кирәк булыр. Өске киемне дңә дөрес сайларга киңәш ителә, ул хәрәшкәт итүгә комачауларга тиеш түгел. Кулларыгызны кесәдә тотырга тырышмагыз. Егылган очракта куллар сезгә кая да булса тотынып калырга ярдәм итәчәк. 
Әгәр дә инде егылудан котылып булмаган очракта кулларыгызны алга сузмагыз, алай кул чуклары сынарга мөмкин. Травма алган очракта кичекмәстән ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International