Әлеге акциянең максаты булып укучыларда ватанпәрварлык һәм гражданлык хисләре, милли үзаңны үстерү, сугышта катнашучылар батырлыклары турында тарихи хатирәне саклау, үз тамырларыңа кызыксыну формалаштыру, үз төбәгеңне өйрәнү һәм үткәннәрнең ядкарьләрен заманча мәгълүмати технологияләрне кулланып саклау, Бөек Ватан сугышы темасына балалар һәм үсмерләр игътибарын җәлеп итү, сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә ихтирам хисе формалаштыру, тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклауга һәм арттыруга омтылыш тәрбияләү. Бәйрәкә мәктәбе баннеры I дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.