Урыссуның 3 санлы мәктәбе базасында " 21 гасырда уйлау сәләтен үстерү" семинар-тренингы узды.

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Ике көнлек семинарны мәгариф бүлеге методистлары Филиппов С.В., Гыйляҗева Г.М., Хәбибуллина С.Р. уздырдылар. Программаның беренче этабы үткән ел уздырылган иде. Аның максаты укыту процессында коммуникабльлеккә  һәм аралашуга өйрәтү. Бу көннәрдә семинарның икенче этабы узды. Семинарның максаты: балаларда критик уйлау сәләтен үстерү һәм аны дәресләрдә куллана белергә өйрәтү. Укытучы дәрес буе үзе генә эшләргә тиеш түгел, ә барлык класс белән бергә, аралаша-аралаша узарга тиеш дәрес. Мондый семинарлар район мәгариф учреждениеләренең барысында да узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International