Шәһәр белән чагыштырганда, авыл юллары транспорт белән артык тулмаган, шулай да автомобильчеләрнең авария ясарга “башлары җитә”.
Узган атнада, мисал өчен, юл-транспорт вакыйгалары турында дүрт хәбәр кергән. Аларның өчесе авыл җирендә – Подгорный, Байлар һәм Кече Урыссу торак пунктларында теркәлгән. Бу һәлакәтле аварияләр түгел, шулай да факт – факт булып кала. Әгәр транспорт йөртүчеләр автомобиль белән авыл шартларында да идарә итә алмый икән, интенсив хәрәкәтле зур юлда нишләмәк кирәк? Йөри белмәгәч, руль артына утырырга да түгел.