Иске Урыссу мәктәбендә яңа форматта ата-аналар җыелышы узган

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Күптән түгел Иске Урыссу мәктәбендә “Бала тәрбияләүдә әниләрнең роле” темасына  яңа форматта ата-аналар җыелышы узган. 
Башка шундый җыелышлардан аермалы буларак, әлегесендә директор, урынбасарлар чыгышыннан кала, ата-аналар үзләре дә чыгыш ясаганнар. Гаиләсендә өч малай үстерүче Гөлнара Йосыпова үз тәрбия серләре белән уртаклашса, улы әле яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән Зөлфия Әминова үзләренең уртак җиңүләре турында сөйләгән. Зөлфия үзе дә мәктәпне алтын медальга тәмамлаган булган һәм улының беренче көннән үк актив, белемгә омтылучан булып үсүен тели икән. Бу юнәлештә нинди эшләр башкаруын башка ата-аналар белән дә уртаклашкан. Килгән ата-аналар мондый очрашудан бик канәгать калганар.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International