Балалар иҗаты үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Ватан сагында” Республика бәйгесенең район этабы узды.
Конкурс балаларда рәсем сәнгате чаралары белән ватанпәрварлык хисләре, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатында үткәрелде. Жюри тарафыннан иң яхшы эшләр сайланды һәм конкурсның республика этабында катнашу өчен Казанга җибәрелде.