"Нәрсә?" "Кайда?" "Кайчан?" интеллектуаль уены

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

Агымдагы елның 2 февралендә Балалар иҗаты үзәгендә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" республика интеллектуаль уенының муниципаль этабы узды. Уен Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган иде. Безнең районда узган уен - иң кан койгыч сугышларның берсе булган икенче Бөек Ватан сугышына багышланды. 

Чараның максатлары һәм бурычлары булып: укучыларда патриотик караш булдыру, үз халкына карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, үз тарихыңны белергә омтылу, үз мәдәниятеңне, әдәбиятеңне һәм музыкаңны оныттырмау. 

Безнең ветераннарга Сталинградтан алып Берлинга кадәр явыз дошманнарны юк иткәннәре өчен рәхмәтле. Без районның ветераннар советы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Чара башланыр алдыннан Россия пенсионерлар Союзы җирле бүлек рәисе Валентина Воробьева чыгыш тотты. Ул катнашучыларга сугышның ачсы-төчесе турында сөйләде. 

Компетентлы жюри әгъзалары әтиҗәләре буенча көчле ярышта "Иске Урыссу" мәктәбенең "искра" командасы җиңеп чыкты. Команданың капитаны - Ильнар Йосыпов. икенче урында 3 санлы Урыссу мәктәбенең "Россия балалары" командасы. Капитаны - Полина Сухоносова. Һәм өченче урында Ютазы мәктәбенең "СССР" командасы. Команданың капитаны - Илья Колесников. Чара азагында сугышта башларын салган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Барлык катнашучыларга бик зур рәхмәт. Сезгә яңадан-яңа җиңүләр теләп калабыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International