Район гомуми белем бирү учреждениеләрендә хәрби-патриотик тәрбия кысаларында үткәрелгән батырлык дәресләре 23 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Әйтик, Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең 7 сыйныфында тарих укытучысы Рөстәм Нигъмәтуллин тарафынна үткәрелгән дәресләрнең берсенә район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова һәм 10 санлы Техснаб сайлау округыннан депутат Рамил Хисмәтуллин чакырылган иде. Әлеге тема укучылар өчен ватандашларыбызның “Ледовое побоище”да тарихи сугышлар, Полтава сугышында үзләрен аямау, Ленинград камалышындагы михнәтләре аша ачылды. Укучыларның җанлы кызыксынуын ачлыктан хәлсезләнгән ленинградлыларның шәһәр зообакчасындагы хайваннарны коткарулары уятты. Мөгаен, шуный гамәлләрдә “Ватанны кайнар ярату” дигән сүзтезмәнең мәгънәсе ачыладыр да инде. Зоя Глушкова Таня Савичева, Таня Вассоевич, Галя Зимницкая, Лена Мухина һәм Юра Рябинка кебек укучылар көндәлекләре материалларына тукталды. Аларның хикәятләрендә – камалган Ленинградтагы, тулаем Бөек Ватан сугышы көннәрендәге рәхимсез сынаулар көннәрендә кешеләрнең газаплары һәм михнәтләре хакында кырыс хакыйкать.
Урыссу гимназиясенең 9 сыйныф укучылары да хәрби-патриотик тәрбиягә багышланган сыйныф сәгатендә күп файдалы мәгълүмат тупладылар. Чарада ветеран-педагог Валентина Воробьева катнашты. Күрсәтмә мисалларда Воробьева (ул камалыштагы Ленинград кешесенең көнлек паегы булган 25 грамм кара икмәк алып килгән иде) кайчандыр төптән уйламыйча җибәрелгән хәрби машинаның коточкычлыгын җиткерергә тырышты. Дәһшәтле еллардагы аяусыз вакыйгалар турында күрсәтелгән видеоролик та бик гыйбрәтле булды.
Район педагоглары белән чираттагы киңәшмә барышында район башлыгы Рөстәм Нуриев түбәндәгеләрне бәян итте: батырлык дәресләре үткәргәндә, үсеп килүче буында үз районыңа ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү дә мәҗбүри. Чисталык һәм тәртип саклау, төзекләндерү – тулы кыйммәтле үсеш, кешенең үзен яхшы тоюы өчен микроклимат булдыру сорауларын хәл итүче күп хезмәтләрнең тырышлыгын аңлау зур әһәмияткә ия.