"Казах аракысы нәрсә яшерә?"

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

11 ай эчендә 75 мең литрдан артык ялган аракы әйләнештән алынган.  
Шуның зур өлеше – 50 мең литрдан артыгы Казахстанныкы дип сатыла.  Ә чынлыкта әлеге алкоголь Казахстанда түгел, Кытайда җитештерелә. Халык арасында "бу бюджет варианты һәм казах аракысынан соң баш авыртмый" дигән ялган сүз йөри. Әмма казах аракысында бик күп кеше сәламәтлеге өчен тискәре булган матдәләр бар. Моннан тыш аракыда - ацетон бар, ә коньякта - гексанол, ә ул нефть азык-төлекләрендә кулланыла. Төс һәм тәмле исне аңа аерым матдәләр бирә, ә болар кеше сәламәтлеге өчен бик зарарлы. Тагын соңгы тикшеренүләр әлеге эчемлектә тартудан калган калдыклар, ягъни тәмәке төпчеге барлыгын да раслады. 
2015 елның беренче аенда гына да 9 литрдан артык эчемлек сатудан алынган. Исегезгә төшерәбез, әлеге кеше сәламәтлеге өчен зыянлы булган эчемлекләрне сату, саклау һәм башка кешеләргә тарату закон нигезендә тыелган. Моның өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. 
Әгәр дә сез әлеге төр алкакогльне кайларда сатуларын белсәгез 8(8553)22-21-66 телефон номеры буенча шалтыратуыгызны сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International