Кеше ресурсы һәррвакыт иң әһәмиятлесе

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

Күптән түгел узган ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы утырышында безнең районны Димтамак авыл җирлеге депутаты Илкам Дәүләтов тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасында Дәүләтов Ютазы районы вәкиле булып тора. Аның сүзләре буенча, яшь парламентарийларның төп сораулары арасында палатының агымдагы елга эш планын раславы булды, аларның бер пункты  - муниципаль дәрәҗәдә иҗтимагый палата оештыру.

- Районның яшьләр парламентын яшьләр бүлеге, Балалар район думасы һәм предприятиеләр яшьләре вәкилләреннән оештыру планлаштырыла, - дип билгеләп үтте Дәүләтов. – Җыелучыларның җанлы кызыксынуын икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева чыгышы тудырды. Аерым алганда, сүз республикада яшьләр инициативаларын хуплау мөһимлеге турында барды. Шуны искәртәбез, талантлар белән идарә итү проекты республиканың 2030 елга кадәр үсеш стратегиясенә әзерләнү кысаларында каралган. Әлеге проект нигезендә – кеше капиталын формалаштыру, туплау һәм үстерү, чөнки, диелде утырыш барышында, бу – икътисадны үстерүнең төп ресурсы.

Утырыш барышында, дип ассызыклады Дәүләтов, башка сораулар да тикшерелде. Әйтик, яшьләр эшләре, спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин урыннарда алкогольле эчемлекләр, яшьләр мохитында экстрмизм профилактикасы һәм мәдәни аралашуны формалаштыруга юнәлтелгән чаралар уздыруның әһәмиятен ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International