Алар Ватан өчен көрәшкәннәр

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

Кәрәкәшле төбәкне өйрәнү музеенда Казан шәһәре Бөек Ватан сугышы музей-мемриалы мәгълүматлары саклана. Әлеге мәгълүматларда Бөек Ватан сугышы елларында дәүләт бүләкләренә лаек булган якташларыбыз турында бәян ителә. Бөек Җиңүне якынайткан райондашларыбыз арасында үз якыннарыгызның һәм туганнарыгызның исемнәрен тапсагыз, тулырак мәгълүмат алу өчен Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеена мөрәҗәгать итәргә була.

Сугыштагы батырлыклары һәм кыюлыклары өчен бүләкләнгәннәр:

- Гатауллин Мәгъсүм Хөббәтулла улы – 1924 елда туган, Кызыл Армия сафларында 1942 елдан, сержант, отделение командиры, 1944 елда Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән;

- Мифтахов Әмин Хәләф улы – 1928 елда туган, Кызыл Армия сафларында 1942 елдан, кече сержант, танк башнясы командиры, 1943 елда Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән;

- Феофанов Иван Михайлович – 1916 елда туган, Кызыл Армия сафларында 1939 елдан, лейтенант, укчылар ротасы командиры, 1943 елда Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.

- Фролов Николай Алексеевич – 1920 елда туган, Кызыл Армия сафларында 1940 елдан, кызылармияче, пулеметчы, 1943 елда Кызыл Байрак орденына лаек булган;

- Хәләфиев Шамен (Шамил?) – 1914 елда туган, Кызыл Армия сафларында 1936-1939 еллардан, гвардия лейтенанты, укчылар ротасы командиры, 1944 елда Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International