Аңа машина ышанып тапшырып буламы?

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

Күптән түгел Ютазы тимер юл аркылы чыгу урынында КамАЗ йөртүчеләрнең берсе куркыныч вәзгыять тудырган.

Үзәк билгеләнештәге тимер юллар аша чыкканда, зур йөк автомобилен йөртүче шлагбаумны бәрдергән һәм вакыйга урыныннан качкан. Әмма кешеләр кагыйдә бозучының машинасы номерын истә калдырганнар һәм хокук саклау органнарына җиткергәннәр, димәк, ул җәзадан котылып кала алмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International