“Кирәкми безгә сугыш”

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Кәрәкәшле авылы китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Кирәкми безгә сугыш” дип аталган чара узды. Ул Сталинград сугышында фашистларны тар-мар итү көненә багышланды. Анда Кәрәкәшле мәктәбенең 4, 5, 6 сыйныф укучылары җыелды. Чарада Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәре һәм авыл ветераннар советы рәисе Гөлнур Хәнипова катнашты. Алар әлеге сугышта катнашкан якташларыбыз, михнәтле еллар авырлыклары турында бәян итте. Сталинград сугышына багышланган презентация күрсәтелде, викторина уздырылды, дип хәбәр итте Кәрәкәшле авылы китапханәсе мөдире Ирина Әхмәтова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International