Район агросәнәгать предприятиеләрендә күптән түгел Казан ветеринария академиясе профессорлары булып китте.

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

Район агросәнәгать предприятиеләрендә күптән түгел Казан ветеринария академиясе профессорлары булып китте.
Сыерларның продуктлылыгын арттыру максатында фәнгә нигезләнгән ярдәм күрсәтү максаты белән килгән башкала белгечләре “Кәрәкәшле”, “Таң” һәм “АгроМир” җаваплылыгы чикле җәмгыятьләрендә кышлату барышы белән якыннан таныштылар. Асылда алар урыннарда рационнарны өйрәнделәр, азыкларны анализга алдылар. Шулар нигезендә профессорлар малларның табышлылыгын арттыру буенча якын көннәрдә үз киңәшләрен бирәчәкләр, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов. Сүз уңаеннан, башкала белгечләре, ветакадемия белән хуҗалыклар арасында төзеләчәк килешү нигезендә, киләчәктә дә район җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек итүне күздә тоталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International