Безнең район боксчылары үзләре турында республика дәрәжәсендә зур уңышлар яулап белгертәләр.
1999-2000 елларда туган спортчылар арасында безнең районның дәрәҗәсен “Олимп” спорт комплексыннан тренер Владимир Добрин тәрбияләнүчеләре яклады. алар киеренке көрәшләрдә Киров шәһәрендә узачак Идел буе Федераль округы ярышларында катнашуга юлламалар яулап, дүрт көн уздырдылар. Дүрт тапкыр җиңүгә ирешкән Илдар Гыйльметдинов, беренчелекнең иң яхшы боксчысы дип танылды һәм республика җыелма командасына кертелде, ә Эдгар Әпсәләмов көмеш призер булды. Әлеге ярыштан соң ук Казанда 1997-1998 елларда туган боксчылар арасында республика беренчелеге һәм чемпионаты узды. Павел Никонов аларда өченче призер булды.
- Егетләр даими рәвештә үз өсләрендә эшлиләр, киеренке шөгыльләнәләр, - дип сөйли үз тәрбияләнүчеләре хакында тренер. – Алар тренировкаларга зур теләк белән йөреп кенә калмыйлар, ун ел диярлек элек якташлары Илдар Җиһангиров төзеткән яраткан спорт залларына яңа кешеләр дә алып киләләр. Биредә үсмерләр спорт белән шөгыльләнеп, ял сәгатьләрен уздыралар, кыюланалар, яхшы кешеләргә һәм спортчыларга әвереләләр.