Урыссудагы 4 санлы мәктәп укучылары мактаулы хезмәткәр Мария Ротанова белән очрашты

2015 елның 10 феврале, сишәмбе

  Урыссудагы 4 санлы мәктәп укучылары Россия Федерациясенең мактаулы хезмәткәре, физик тәрбия укытучысы Мария Ротанова белән очрашты.

Кунак “ГТО – көчлелеккә, батырлыкка, сәламәтлеккә юл” дип аталган әңгәмә үткәрде, укучыларга ГТОның нәрсә икәнлеге, нинди нормативлар тапшырырга кирәк булуы һәм ничек итеп вакыт узу белән аларга таләпләр үзгәрүе турында сөйләде. Чараның максаты – сәламәт яшәү рәвешен, спортны пропагандалау, гомуми физик активлыкны арттыру. Әлеге әңгәмә балаларга чыныккан, сәламәт, тормыш сөючән һәм үз көчләрендә ышанган булырга ярдәм итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International