VIP-узыш (хатын-кызлар): беренче урынны Зөлфия Батырова яулады (Әпсәләм комбинаты), икенче – Ильвира Сәгъдиева (Урыссудагы ... санлы мәктәп), өченче – Елена Жук (Урыссу ГРЭСы).
Предприятиеләр: беренче урында – район кулланучылар берләшмәсе, икенче – Урыссу ГРЭСы, өченче – Урыссу химия заводы.
Авыл җирлекләре: беренче урын Ютазы җирлегендә, икенче – Бәйрәкәтамак авыл җирлеге, өченче – Каразирек.
Урта белем бирү мәктәпләре: беренче урын Ютазы мәктәбендә, икенче – Иске Урыссу, өченче – Каразирек.
Гомуми белем бирү мәктәпләре: беренче урында – Подгорный мәктәбе, икенче – Акбаш, өченче – Димтамак.
Гомумкоманда зачетында иң яхшы нәтижәләрне Ютазы авыл җирлеге командасы күрсәтте, ул беренче урынга лаек булды, Ютазы мәктәбе якташларыннан беразга калышып, икенче урынны яулады һәм мактаулы өченче урынга район кулланучылар берләшмәсе командасы чыкты.
Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнарга һәм бүләкләргә лаек булдылар.