Күптән түгел район җитәкчелеге белән узган очрашуда районның өч сәнәгать предприятиесе – “Бетон+”, Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе һәм “Транспорт” коллективлары үзләренең актуаль сорауларын күтәрделәр.
Сорауларга, башта районның социаль-икътисади үсеше белән таныштырып, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов җавап бирде. Үзенең чыгышында ул, аерым алганда, 2014 елда уңай динамика саклануын билгеләп үтте. Бу барлык тармакларга – авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать производствосына, төзелешкә һәм төзекләндерүгә кагыла. Бүгенге көндә җитәкчелекнең көн кадагындагы сораларының берсе булып ГРЭСны модернизацияләү юлларын эзләү тора.
- “Фарвин” каршындагы төзелеше озакка сузылган йорт нигезе проблемасы кайчан хәл ителәчәк – анда халык чүпләрен түгә.
- Агымдагы ел планнарында – 45 фатирлы йорт төзү, - дип җавап кайтарды Подовалов.
- Урыссудагы 3 санлы балалар бакчасында тәрәзәләр алыштыру зарур.
- 2015 елда тәрәзәләрне яңарту һәм батареяләр секцияләрен алыштыру күздә тотыла.
- Сукбай этләр күбәйде.
- Норлат компаниясе белән берлектә әлеге проблеманы хәл итүнең юнәлешләре билгеләнде.
- Бистәнең аерым чатларында юл хәрәкәте өстенлекләре билгеләрен, яки светофорлар урнаштыру мөһимлеге вакыты җитте.
- Билгеләр куюны контрольгә алачакбыз, ә светофорлар урнаштырырга иртәрәк әле – бу кыйммәтле эш: бер светофор кую өчен миллион сумга якын акча таләп ителә. Ә район үзәгендә әле йорт яны территорияләрен ремонтлау тәмамланмаган.
“Гайдарка” балалар мәйданчыгын, Сәйдәшев һәм Яруллин урамнары буенча юлларны ремонтлау сораулары, район кече предприятиеләре рейтингын төзү кебек проблемалар контрольгә алынды.