Бәйрәкә – зур, тотрыклы эшләүче агропредприятиесе булган торак пункларның берсе, шуңа да карамастан, анда җитди проблемалар бар, шул исәптән аларның кайберләрен бәйрәкәлеләр үзләре дә тудыра.
Гражданнар җыенында ачыклануынча, Бәйрәкә – үзәкләштерелгән рәвештә чүп чыгаруга каршылык күрсәтүче райондагы бердәнбер авыл. Күп кенә бәйрәкәлеләр моны чүпләре булмау белән аңлата, шул ук вакытта аларның бакча артлары һәм башка урыннары чүп белән тулган. Басу-кырлар да җил куып йөрткән пакетлар белән тулган. Бәйрәкәлеләр үзара салым җыярга да атлыгып тормаган. Аны халыкның өчтән бер өлеше генә тапшырган. Ә бу авыл халкының социаль проблемалары хәл ителмәячәк дигән сүз. Бәйрәкәлеләргә быел Октябрь урамы буенча 16 фатирлы йортны ремонтлау һәм электр челтәрләрен реконстукцияләү гарантияләнде. “Чиста су” программасы буенча яңа суүткәргеч проектын төзү шулай ук агымдагы елга планлаштырылган. Район җитәкчелеге алдына юллар һәм күперләр сыйфаты, карт тирәкләрне кисү, яткан полицейскийлар салу буенча сораулар бирелде. Ә бу авылда бәхетле савым аппараты хуҗасы – ихатасында өч сыер асраучы Минзилә Гайнетдинова булды.