"Тарихның батыр битләре"

2015 елның 13 феврале, җомга
10 февраль көнне Балалар иҗаты Үзәге педагоглары үз тәрбияләнүчеләре өчен "Тарихның батыр битләре" дип исемләнгән  викторина уздырдылар. Бу чара Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган. Инде ул көннәргә бик күп вакытлар үткән булса да, миллионлаган кешеләрнең күңелендә бу тарих әле һаман яңара бара. Дүрт ел сугышу дәвамында безнең бабаларыбыз Ватаныбыз өчен көчләрен биргәннәр, туган илебезне фашистлардан саклап кала алганнар. Чараның максаты үткән тарихны оныттырмау һәм һәрвакыт күңелдә саклау.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International