Урыссу гимназиясенең укытучылары химия заводына экскурсия оештырдылар

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

Урыссу гимназиясенең химия укытучысы Роза Юнысова 8-9 сыйныф укучылары өчен химия заводына экскурсия оештырды.

Экскурсия укучыларның предметка кызыксынуларын арттыру, профориентацион эшне көчәйтү һәм район предприятиеләре белән танышу максатында үткәрелде. Әлеге завод мондый чараларны оештыруда һәрвакыт ярдәм күрсәтә. Бу юлы да укучыларны хезмәтне саклау буенча инженер Владислав Мәрданшин җылы каршылады. Ул укучыларга предприятие үсеше тарихын, производствоның төп юнәлешләрен бәян итте, төп объектлар янына озатып йөрде. Гимназиячеләр химик анализлар лабораториясендә булдылар, анда лаборантлар аларга дистилляция, фракцион куу җайланмаларын эшләтеп күрсәтте, PH-метрия ысуллары белән таныштырды. Гимназия укучылары заводлыларның эш шартларын күрде, медпунктта, кер юу бүлмәсендә, спорт залында, ашау бүлмәсендә булды. Экскурсия барышында укучылар экскурсовод сорауларына җавап бирде, шулай ук үзләре дә, тикшерелгән темаларга зур кызыксыну күрсәтеп, химия производствосы турында сорауларын җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International