Изге Валентин көнендә ютазылылар “Иң яхшы рыцарь”, “Иң гүзәл хатын-кыз”, “Казанова – 2015”ларны сайладылар

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

Район мәдәният йортында «Изге Валентин» тематик кичәсе узды.

Ул Изге Валентин көненә багышланды. Кичә “Ютазы йолдызлары” ансамбленең дәртле биюеннән башланды. Район мәдәният йорты артистлары мәхәббәт турында җырлар башкарды. Алып баручылар тамашачыларны бер-бер артлы кызыклы конкурсларда катнашырга чакырдылар. “Иң яхшы рыцарь”, “Иң гүзәл хатын-кыз”, “Казанова – 2015” сайланды. Катнашучылар кичә дәвамында сөеклеләренә җырлар һәм шигырьләр багышлады. Һәр конкурста катнашучыга истәлекле сувенирлар һәм татлы бүләкләр тапшырылды. Ахырда “Кичәнең короле” һәм аның королевасы сайланды. Сүз уңаеннан, “Казанова – 2015” титулын алган катнашучы “Кичә короле” исеменә дә лаек булды. “Изге Валентин” кичәсе күңелле һәм кызыклы узды. Мондый кичәләр авыл җирлекләре мәдәният йортларында да үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International