Ютазы мәктәбендә "Батырлык дәресе" узды.

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
Бөек Җиңүнең 70-еллыгын каршы алу планы нигезендә район мәктәпләрендә "Батырлык дәресләре" уздыру дәвам итә. Ютазы мәктәбенең актлар залында да Бөек Җиңүне каршы алуның 70-еллыгына багышланган  "Батырлык дәресе" узды.  Чарага авылның сугыш ветераннары, Ютазы муниципаль районы ветераннар Советы президиумы әгъзасы, Нәкыя Шәрәфиева, Ютазы авылы ветераннар советы рәисе Фәния Әхмәтшина чакырылганнар иде. Алар укучыларга авылыбызның ветераннары һәм батырлары турында сөйләштеләр. 
Ютазы мәктәбе укучылары һәм тарих укытучысы Лукашина С.Х., педагог-оештыручы Гәрәева Г.Э. белән берлектә музыкаль композиция әзерләнгән иде. Укучылар ул чордагы әниләр, балаларның кичерешләрен җиткерә алдылар. Беркем дә битараф калмады бу көнне.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International