Иске Урыссу мәктәбендә батырлык дәресе

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Иске Урыссу авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган «Батырларның даны мәңгелек» дип исемләнгән 1-4 сыйныф укучылары өчен батырлык дәресе узды. Дәрескә тыл ветераннары Мөсәвәрә Сөнәгатуллина һәм Хәнифә Кәлимуллиналар чакырылган иде.  Чара 1 класс укучыларының класс җитәкчесе Фәридә Шакирова чыгышыннан башланып китте. Ул Бөек Ватан сугышы турында тәсфилләп сөйләп бирде. Китапханәче Гөлнара Әсфан кызы сугыш чоры балаларының язмышы белән таныштырды. Ул елларда ничек немецлар камап алган территорияләрдә яшәгәннәрен, тылда ач-ялангач килеш авыр эшләрдә эшләгәннәрен, алар янында Җиңү көнен якынайтып эшләгән балалар турында сөйләде. Чакырылган тыл ветераннары үзләренең сугыш чоры турында сөйләделәр. Очрашуда "Катюша" җыры яңгырады. Чара азагында Гөлнара Әсфан кызы "Ватан сугышы матур әдәбиятта" дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе белән дә таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International