Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең чаңгы узышуында ютазылылар ярышты

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе

Бөгелмәдә Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте оешуның 90 еллыгына багышланган чаңгыда узышу буенча республика шәхси-команда ярышлары үтте.

Безнең район өчен ярышларда Геннадий Гребенюк, Әлфирә Камалтдинова һәм Фаил Шафигуллин чыгыш ясады. алар эстафетада инде өченче тапкыр өченче урынны яуладылар. Шәхси зачетта начар күрүче Фаил Шафигуллин 3 һәм 5 чакрымлык дистанцияләрдә өченче урыннарны яулады. Команда кубок, дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән әйләнеп кайтты. Чаңгычыларны инструктор Мария Ротанова әзерләде, Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте филиалының җирле оешмасы секретаре Раиса Тихонова ярышларга озата барды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International