Шул ук көнне "Чулпан" балалар бакчасында "Муса Җәлил - балаларның дусты" дип исемләнгән чара узды, анда китапханәче балаларга шагыйрь Муса Җәлил турында сөйләде. Балалар аның шигырьләрен сөйләделәр, шулай ук шагыйрьнең уен шигырьләрен дә уйнап күрсәттеләр. Чара шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә карау белән төгәлләнде.