Батырлык дәресе.

2015 елның 22 феврале, якшәмбе

20 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне кысаларында районның мәгариф учреждениеләренең барысында да батырлык дәресләре узды. Шулай Урыссу гимназиясенең 4 сыйныфында класс җитәкчесе Эльвира Маслова җитәкчелегендә "Тыныч тормышта һәм сугыш вакытында ватандашларыбызның батырлыклары" дигән тема астында батырлык дәресе узды. Дәрескә шулай ук безнең якташыбыз, интернационалист-сугышчы Вахитов Ильдар Кәшиф улы да килгән. Килгән кунак балаларга ничек итеп Ватанны саклавы турында, Әфган сугышыннан соң әлеге илне торгызуда катнашуын сөйләгән. Укучылар Ильдар Кәшиф улына бик күп сораулар яудырганнар, ә ул аларның һәрберсенә түкми-чәчми җавап биргән. 
Дәрес азагынңда Ватан темасын дәвам итеп, укучылар, "Безнең якташларыбызның батырлыклары" дигән темага проект яклаганнар. Балаларның чыгышы бик мавыктыргыч презентацияләр белән алып барылган. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International