"Сандугач сайрар илем"

2015 елның 22 феврале, якшәмбе
18 февраль көнне Әлмәт шәһәрендә "сандугач сайрар илем" XVIII  республика балалар иҗаты фестиваленең "Вокал. Ансамбльләр" номинациясенең Финал туры узды. "иске Әлмәт" мәдәният йортында нефть төбәгенең иң яхшы вокаль ансамбльләре көч сынаштылар. Елдан ел Урыссу балалар музыка мәктәбенең халык җырларын җырлау буенча укытучы Җәләева Оксана Рамил кызының төркеме тамашачыларны үзләренең яңгыравыклы тавыәлары, берсеннән берсе ачык, янып тора торган сәхнә киемнәре һәм яхшы кәефләре белән үзләренә тартып торалар. Бик озак әзерләнү, бетмәс-төкәнмәс репитициләр, һәм әлбәттә инде,  бик нык теләк - яхшы чыгыш ясауның нигезе. "Сударушка" рус җырлары ансамбле  - кече төркемдә  II дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булдылар. Шулай ук  II дәрәҗәдәге лауреат исеменә "Пробуждение" урта төркем җырчылары да лаек булдылар.  Ике коллектив та аккомпанемент концертмейстер Кобашева Зөлфирә Сәгыйт кызы һәм Бадыкшина Наилә Дамир кызының уйнавы астында чыгыш ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International