Узган атнада районнан 2350 тонна кар чыгарылды

2015 елның 22 феврале, якшәмбе

Урамда кышкы салкыннар торуга да карамастан, урамнарны чистарту хезмтләре эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Урамнарны чистҗартуга 9 берәмлек машина чыккан. Шулай ук район предприятиеләре машиналары һәм эшчеләре дә ярдәмгә килгәннәр. Чисталыкны һәм эш сыйфатын юл хезмәткәрләре тикшереп торганнар. Һәр көн юллар һәм юл кырыйлары кардан вакытында арындырыла. Кулдан тротуарлар да чистартыла. Кар чистарту техникасы юлларда гына түгел, йорт яны территорияләрендә дә, юллар кисешү чатларында да, тротуартларда да узалар. Узган атнада район юлларыннан 2350 тонна кар чыгарылган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International