"Кыш озату бәйрәме!"

2015 елның 22 феврале, якшәмбе
Иртәдән үк район мәдәният йорты мәйданы ягыннан күңелле җырлар яңгырап торды. Билгеләнгән вакытка урыссулылар үзләренең гаиләләре белән Кышны озатырга дип җыелдылар. Бәйрәмдә балалар өчен бик күп шаян уеннар оештырылган иде. Теләүчеләр рәхәтләнеп канат тартышуда, җыр җырлап күрсәтүдә, биюдә сынап карый алдылар, кунакларны тәмле-тәмле коймак белән сыйладылар. 
Бәйрәмдә район мәдәният йорты артистлары чыгышын да ишетеп булды. Чара азагында, традиция буенча, әйлән-бәйлән әйләнеп, кышкы карачкыны яндырып кышны озаттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International