20 февраль көнне 15 сәгатьтә район мәдәният йортында 23 февраль-Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Тамашачылар залында бервакытта берничә буын Ватанны саклаучылар җыелган иде. Чарада шулай ук күптән түгел 15 еллыкларын билгнеләп узган Әфган сугышында катнашучылар , Бөек Ватан сугышы ветераннары да, булачак солдатлар да килгән иделәр.
РФ Оборона Министрының 2013 елның 17 декабреннән булган приказы нигезендә Әфган сугышында катнашуның 25-еллыгына багышланган юбилей медальләрен район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, ТР Баулы һәзм Ютазы районнары буенча комиссариат начальнигы Ильшат Хәлитов, инфраструктура бүлеге начальнигы Әдис Габдрахманов тапшырдылар.
Бәйрәм концерты инструменталь ансамбль "Ортодексия" чыгышыннан башланды. Район мәдәният йорты артистлары Гөлчәчәк Вәлиева, Әлфия Батршина, Эльвина Вәлиева, Земфира Чехонина, Яна Доронина чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килде. Ә "Ютазы йолдызлары" ансамбле кызлары һәм егетләре "Морячка" һәм Зәңгәр кульяулык" биюләрен бүләк иттеләр. Барлык конөерт номерлары да слайлдар белән үрелеп барды. Залдагы барлык ир-егетләргә дә чәчәкләр бүләк иттеләр.