Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең укучылары Сугыш ветераны Иван Шокуровны бәйрәм белән котладылар

2015 елның 24 феврале, сишәмбе

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Бөек Ватан сугышында катнашкан Иван Шокуровны Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең икенче сыйныф укучылары котлады. Алар арасында сугыш ветеранының оныкчыгы Павел да укый.

Иван Григорьевичның өенә килгән Павелның сыйныфташлары аңа сугышка багышланган шигырьләр укып күрсәтте, җырлар башкарды. Үз чиратында сугыш ветераны үзе катнашкан алышлар, сугышчан дуслары, алынган яралары, фронттагы бүләкләре турында сөйләде. Балалар Иван Григорьевичның артиллерия разведчигы булуы, Курск сугышында катнашуы һәм сугышны Берлин диварлары янында тәмамлавы турында белделәр. Ветеранга нык сәламәтлек теләп һәм совет халкы белән беррәтән безгә ирек яулаганы өчен рәхмәт белдереп, икенче сыйныф укучылары җитәкчесе Зөлфия Идрисова открытка һәм кызыл канәферләр бәйләме тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International