"Безгә бөек исем бирелгән" интеллектуаль-танып-белү сәгате узды.

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Бөтенхалык туган тел көне уңаеннан үзәкләштерелгән китапханәдә "Безгә бөек исем бирелгән" дип исемләнгән интеллектуаль-танып-белү сәгате узды. Чарага 2 санлы Урыссу мәктәбенең 6 сыйныф укучылары чакырылган иде. 

Чараның максаты: сүзгә, телебезнең тарихына  карата балаларга кызыксыну уяту,телне - тарихны һәм мәдәниятебезне  аңларга өйрәтү. Китапханәче укучыларны бәйрәмнәр тарихы белән таныштырды, ә аннары балаларны бәйгедә катнашырга чакырды. Алар ике командага бүленделәр, һәр команданың капитаннары сайланды. Командалар чиратлап эшләделәр, һәр дөрес җавап өчен 1 балл алдылар, әгәр дә дөрес җавап бирмәсәләр, җавап бирү хокукы күрше командага бирелде. Балалар аларга таныш булган мәкалләрнең һәм афоризмнарны төгәлләргә тиеш иделәр. Җиңүче булып  иң күп балл җыйган команда калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International