Ветераннарга тантаналы рәвештә юбилей медальләре тапшыру

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
21 февраль көнне Казан шәһәре Кремлендә  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов Бөек ватан сугышында катнашкан ветераннарга тантаналы рәвештә юбилей медальләре тапшырды. Ютазы районыннан әлеге тантанада Хөснулла Галимуллин катнашты. Чарага шулай ук Әфган һәм Чечен сугышында катнашучылар да чакырылган иде. Район делегациясен башлык Рөстәм Нуриев җитәкләде. Чакырылучыларга опера һәм балет театрында "Муса Җәлил" спектакле тәкъдим ителде. Чара өстәл артында тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International