Районның иң актив хатын-кызлары чаңгыда узыштылар

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Районның иң актив хатын-кызлары күптән түгел чаңгы юлында очрашты.

“Дубравушка” чаңгы базасында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында оештырылган ярышка җыелган 18 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге һәм аннан да өлкәнрәк гүзәл затларыбызны район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова, мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова сәламләде. Яшь төркемнәре буенча узган ярышларда финиш сызыгын беренче булып үткән хатын-кызлар мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән хөрмәтләнде. Бу көнне хатын-кызлар ярышлар белән генә хозурланып калмады, алар сихри тынлыкка күмелгән кышкы табигатьтән, үзара аралашудан да үзләренә көч һәм энергия туплады, дип хәбәр итте районның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Минзилә Абдурахманова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International