Урыссуның балалар иҗаты үзәгендә “Буыннар очрашуы” аталган шахмат турниры узды

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар кысаларында балалар иҗаты үзәгендә “Буыннар очрашуы” дип аталган шахмат турниры узды.

Аны Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе оештырды. Турнирда катнашырга теләүчеләр аз түгел иде. Шахмат такталары артында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның оныклары ярышты. Берничә ай дәвамында әбиләр һәм бабайлар, әти-әниләр балалары белән бергә шахмат фәнен, җиңү шатлыгын, ә кайвакыт җиңелү ачысын да тату өчен, үзләштерде. Өлкәннәр, яшь буын кебек үк, үзләренең куркуларын һәм үзләренә ышанычлары аз булуын җиңәргә өйрәнде, әмма “Иң мөһиме – катнашу!” шигаренә тугры калып, катнашырга карар итте.

Ярыш нәтижәләре түбәндәгечә булды.

Яшь буын, малайлар: беренче урында – Руслан Кунафин, икенче урында – Артем Малыгин, өченчеләр – Илсур Хәлиуллин, Илнар Шәрифуллин, Данил Халиков, Данил Авдеев җиңүгә ихтыяр өчен бүләкләнде.

Яшь буын, кызлар: кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәне Арина Картушина күрсәтте.

Өлкән буын, ирләр: беренче урында – Фатыйх Исләев, икенче урында – Роберт Хаҗиев, өченче – Насыйх Хәбиров.

Өлкән буын, хатын-кызлар: беренче урында – Р. Сәетгәрәева, икенче – Ләйлә Нуриева, өченче – Зилә Мизгирева.

Турнирда җиңүчеләр дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр кабул итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International