Ветеранда кунакта

2015 елның 27 феврале, җомга
Бөек Җиңүнең 70-еллыгын каршылаган вакытта Ташкичү авылы китапханәсе эшчеләре һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Әфләтүнова Люция һәм Катермина Зиннура авлның бердәмбер Бөек Ватан сугышы  ветераны Зия Кәшәп улы Йонысовның хәлен белгәннәр. Хезмәткәрләр белән бергә ветеран янына авыл балалар бакчасының өлкән төркемегә йөрүче балалар да барганнар. Алар ветеран алдында җырлар җырлаганнар, шигырьләр сөйләгәннәр. Зия ага авылдашларының игътибарына сөенеп, елап җибәргән, ул балаларга үзенең сугыш чоры турында бәян иткән, Җиңү көнен кайда һәм ничек каршылавын сөләгән. Очрашу азагында истәлеккә фотога да төшкәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International