Балалар иҗаты үзәгендә “Кәгазь канатлар” район конкурсы уздырылды

2015 елның 27 феврале, җомга

Балалар иҗаты үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кәгазь очкычлар очыру буенча “Кәгазь канатлар” район конкурсы уздырылды.

Максаты өстәмә белем бирү чаралары ярдәмендә авиамодельле спортны, фәнни-техник иҗатны популярлаштыру, укучыларның интеллектуаль-иҗади, проект-конструкторлык, фәнни-техник мәнфәгатьләрен һәм сәләтләрен үстерү өчен уңай шартлар тудыру, тәҗрибә уртаклашу булган чарада һәр белем бирү учреждениесеннән 10 яшьтән 15 яшькә кадәр өчәр малай һәм аларның җитәкчеләре катнашты.

Очкычның очу ераклыгы бәяләнгән “Иң ерак дистанция” категориясендә барлык урыннарны Каразирек мәктәбеннән Илвар Хисмәтуллин, Айнур Әхмәтов һәм Инсаф Рәхимов яулады. “Иң озак очыш вакыты” категориясе буенча җиңүчеләр: һавада барысыныкыннан да озак Инсаф Рәхимов самолеты җиргә төшмичә торды, икенче урын – Ютазы мәктәбеннән Айнур Шафигуллин моделендә, өченче – Әбсәләм мәктәбеннән Ислам Гыйззәтуллин.

“Айробика” категориясендә жюри иң күркәм һәм матур очышны билгеләде. Биредә җиңүне Әбсәләм мәктәбеннән Ислам Гыйззәтуллин яулады, икенче урын Иске Урыссу мәктәбеннән Артем Козловка бирелде һәм өченче – Каразирек мәктәбеннән Инсаф Рәхимов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International