Район башлыгы 90 яшьлек юбилее белән Анастасия Маркелованы тәбрикләде

2015 елның 27 феврале, җомга

Район башлыгы Рөстәм Нуриев 90 яшьлек юбилее белән Анастасия Маркелованы тәбрикләде һәм аңа бүләк, шулай ук чәчәкләр тапшырды.

Район башлыгы белән бергә Анастасия Николаевнаны халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, район ветераннар советы вәкиле Рәсимә Камалетдинова һәм юбиляр утыз елдан артык анда эшләгән тимер-бетон эшләнмәләр заводы администрациясе котладылар һәм җылы теләкләрен җиткерделәр. Анастасия Николаевна Башкортостанда туган, балачагында әти-әнисе белән бергә репрессия кичергән, туганнары белән кеше почмакларында йөргән, сугыш вакытында яшь кыз элеваторда хезмәт куйган, Урыссу бистәсенә килгәннән соң, кияүгә чыккан һәм бер ул тәрбияләп үстергән, бүген исә үзе улы тәрбиясендә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International