Сак булыгыз, боз сөнгеләре!

2015 елның 27 феврале, җомга
Соңгы көннәрдә һаваның җылынуы карның тиз эрүенә китерә. Моның белән йорт түбәләрендә дә боз сөнгеләре күренә башлады. Гадәттә кешләр үз-үзләренең сәламәтлекләренә игътибар бирмиләр, үзләрен куркыныч астына куялар. Шуңа күрә йорт яныннан узганда игътибарлылыкны арттырып, башыңны йорт түбәсенә күтәреп карарга онытмаска киңәш ителә. Үзеңне куркыныч астына куеп андый урыннардан узмаска. Әгәр дә инде андый очрак килеп чыкса кичекмәстән "ашыгыч ярдәм" бүлегенә шалтыратырга кирәк. Әгәр дә сезнең машинагызга зыян килсә, ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләрен чакырырга киңәш ителә. Әлеге ике очракта да йортның кайсы торак-коммуналь хуҗалыкка керүе ачыкланып акт төзелергә тиеш. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International