«Балаларга сугыш турында»

2015 елның 3 марты, сишәмбе
3 март көне 3 санлы Урыссу балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркеме Үзәкләштерелгән китапханәгә экскурсия оештырганнар. Китапханәдә балаларны җылы итеп каршы алганнар. Экскурсия бик күп белем туплаган бина белән таныштырудан башланган. Китапханәче сөйләвеннән балалар зурлар һәм кечкенәләрнең нинди китаплар укуларын белделәр. Бик зур кызыксыну белән алар балалар өчен булган журнал һәм китаплар белән таныштылар. Уку залында алар өчен "Балаларга сугыш турында" әңгәмәсе уздырылды. Балалар зурларның гына түгел, балаларның да сугыш елларында ничек итеп катнашуларын, авыр эшләрдә эшләүләрен белделәр. Аннары балаларга мультфильм тәкъдим ителде. Экскурсия балалар күңелендә матур хисләр калдырды. Алар түземсезлек белән киләчәктә әлеге китапханәнең иң актив укучылары булуларын инде түземсезлек белән көтә башладылар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International