Ютазы муниципаль районының Мәгариф бүлеге карары нигезендә районда Габдулла Тукай исемендәге V юбилей БӨтенроссия шигырь укучылар бәйгесенең район этабы узды. Бәйгедә район мәгариф учреждениеләреннән 27 укучы катнашты. Җиңүчеләр дип түбәндәге укучылар табылды:
1-4 сыйныф укучылары арасында:
1 урын
Мәрданшина Миләүшә – Иске Урыссу мәктәбенең 4 сыйныф укучысы
2 урын
Сәгъдиева Милана – 4 санлы Урыссу мәктәбенең 4 сыйныф укучысы
3 урын
Кузнецова Алсу – Әбсәләм мәктәбенең 4 сыйныф укучысы
5-8 сыйныф укучылары арасында
1 урын
Загретдинова Арина – Әбсәләм мәктәбенең 8 сыйныф укучысы
2 урын
Габдуллин Мөтәбәр – Урыссу гимназиясенең 8 сыйныф укучысы
3 урын
Гальчук Анастасия- Дим-Тамак мәктәбенең 7 сыйныф укучысы
9-11 сыйныф укучылары арасында
1 урын:
Гарафиева Айгизә – Каразирек мәктәбенең 9 сыйныф укучысы
Бәйге җиңүчеләренә һәм призерларга Мәгариф бүлеге дипломнары тапшырылды. Калган катнашучыларга катнашу сертификаты өләшенде.