"Беренче сыйныф укучысының мәдәният көндәлеге" сайтында "Гаиләнең сугыш хәтере" дип исемләнгән бәйге старт алды

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
8 майга кадәр бара торган әлеге бәйгедә Татарстан укучылары һәм укытучылары катнаша ала. Укучыларга гаилә әгъзаләре сөйләгәшннәрдән чыгып хикәя язарга тәкъдим ителә. Ә укытучыларга - әлеге тема астында сыйныф сәгатьләре уздырырга, аны фотога һәм видеога төшерергә. Укытучылар да, укучылар да эшләрен  konkurs@diary-culture.ru. адресы буенча җибәрергә тиешләр. Бәйг нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да сертификатлар белән бүләкләнәчәкләр. Беренче өч урынны алучылар кыйммәтле бүләкләр: планшетлар, фотоаппаратлар һәм электрон китаплар белән бүләкләнәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International