Урыссудагы 4 санлы мәктәптә “Минем сайланышым – сәламәт яшәү рәвеше” темасына сыйныф сәгате үтте.

2015 елның 6 марты, җомга
Сыйныф җитәкчесе Эльвира Сөләйманова 9 сыйныф укучылары белән аналитик әңгәмә уздырды. Дәрес барышында укучылар проблемалы сораулар буенча чыгыш ясады, куелган сорауларга җавап бирде, аларга сыйныф сәгате темасы буенча видеофильм күрсәтелде. Чара укучыларда тәмәке тарту, алкоголь һәм наркотиклар куллану мөнәсәбәтендә нык, нигезле позиция булдыру, әлеге проблеманың тирәнлеген аңлау максатында уздырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International