РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров Ютазы районында булып китте...

2015 елның 6 марты, җомга
6 март,регионда уза торган  депутатлар атналыгы кысаларында Ютазы муниципаль районында Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров булып китте. Районга килүнең төп максаты"Бердәм Россия" партиясенең кабул итү бүлмәсендә килеп туган сораулар буенча район гражданнарын кабул итү. Кабул итүдә медикаментларга һәм кирәк булган башка көнкүреш, бигрәк тә азык-төлеккә күтәрелгән хаклар турында сораулар бирелде. Кабул итү тәмамланганан соң, Ришат Фәзлетдин улы Халыкара Хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасында катнашты. Тыл һәм хезмәт ветераннарына медальләр тапшырды. Концерт программасы барышында залда утырган барлык хатын-кызларга да "Бердәм Россия" партиясе исеменнән чәчәк бәйләмнәре өләшенде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International