Күптән түгел район җитәкчелеге Сафура Җамалетдин кызы Садыйкованы район җитәкчелеге 95 яшьлек юбилее белән тәбрикләде.

2015 елның 6 марты, җомга

Район хакимияте вәкиле Сәгадәтулла Төхбәтуллин кулыннан Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район җитәкчелегеннән бүләк кабул итте. Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова Сафура әбигә һәм яңа елның беренче көнендә үзенең 93 яшен билгеләп үткән Нәкыя Җамалетдин кызы Зәйнуллинага Бөек Җиңүнең 70 еллыгына юбилей медальләре тапшырды. Аларның җылы котлауларына район ветераннар советы вәкиле Рәсимә Камалетдинова да кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International